Яшьләр, яшьләр – кыю халык. Дәртле, кайнар, кискен халык. Бу дәртне, энергияне уңай, җәмгыятебез өчен файдалы эшләргә дә, яшәп килгән татулыкны, дуслыкны җимерү өчен дә кулланырга мөмкиннәр. Кыскасы, шактый җитди, нәзберек сорау бу – яшьлек дәртен кая куярга?
25 декабрь көнне башкалабыздагы “Ярдәм” мәчетендә әлеге Аллаһ йортының имамы һәм бер үк вакытта Татарстан мөфтие урынбасары да булып эшләүче Илдар хәзрәт Баязитовның: “Традиционный ислам: пути выхода из кризиса” дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды (хезмәтнең татарчасы гыйнвар аенда дөнья күрәчәк, диделәр безгә). Илдар хәзрәтнең әлеге китабында язма башында куелган бу сорауга җавап бирелә, татар-мөселман яшәешендә туган проблемаларны чишү юллары күрсәтелә.
Билгеле, яшьләрнең радикальләшүе, мөселманнар өчен генә түгел, барча илебезгә хас, уртак проблема. Үзәк Русиядә баш калкыткан скинхедлар, неонацистлар кулыннан соңгы елларда урыс булмаган дистәләрчә кеше үтерелде, йөзләрчә кеше зыян күрде. Бер үк вакытта мөселман яшьләр дә радикальләшә. Моның сәбәбе нәрсәдә?
– Читләр йогынтысы, ваһһабчыларның финанс холдингы дигәннәре нәтиҗә генә. Яшьләр җәмгыятьтә социаль гаделлек җитеп бетмәвен кискен итеп куя – менә нәрсәдә хикмәт. Йәхвә шаһитлары, ваһһабчылар, неонацистлар исә социаль проблемаларны үзләренчә күпертә; наркомания, эчкечелек, зиначылык, гаилә кризисы, эшсезлек, фәкыйрьлек, коррупция, акчага табыну проблемаларын үзләре генә хәл итә ала дип ышандырмакчы, – дип җавап бирә моңа хәзрәт әлеге китабында. Тәкъдим итү кичәсенә килгән журналистлар алдында да ул шуны тәкрарлады. Мөселман дин әһеле буларак, бу золымнардан котылу, проблемаларны хәл итүнең өч юнәлешен билгеләде ул. Болар – белем бирү, мәгариф һәм мәчетләрнең социаль эшчәнлеге. Белем бирү мәчетләр каршындагы дини курслардан башлап Русия Ислам университетына кадәр барча дини укыту системасын колачлый. Мәгариф дигәне дини әдәбиятны, гавами мәгълүмат чараларын күзаллый. “Һәр зур мәчеткә Интернетта үз сайтын, гомумән, үз эшчәнлекләрен яктыртып бару өчен, барча Татарстан мөхтәсибәтләренә уртак челтәр булдырырга тәкъдим итте, төрле секталар дөнья пәрәвезендә актив эшчәнлек алып барганда, үзебезнең традицион исламыбызны социаль челтәрдә эзлекле якларга чакырды ул.
Социаль эшчәнлек – җәмгыятькә хезмәт итү ул. Бу нәрсәне аңлата соң? Татарстанның һәр зур мәчете яклауга мохтаҗ халыкның төрле катлауларын кайгыртуны үз өстенә йөкләмә итеп алырга тиеш. Кемгәдер – начар ишетүчеләр, кемгәдер – ятимнәр, кемгәдер – кырын юлга баскан кече яшьтәгеләр, кемгәдер өлкәннәр белән эшләү буенча махсуслашырга кирәк. Яшь мөслимәләр, яшь мөселманнар клублары кебек гражданлык оешмалары булдыру егет-кызларыбызга үзләрен күрсәтү, игелекле эшләргә җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк. Менә шундый кызыклы фикер-тәкъдимнәре бар хәзрәтнең. Аңлашыла ки, зур матди чыгымнар сорый торган эшләрне игелекле кешеләребез оештырган иганәчелек фондлары, мөселман эшкуарлары финанслаштыра ала. Билгеле, зур иҗтимагый яңгырашка ия булган эш-проектларны финанслаштыруны дәүләт тә үз өстенә алырга мөмкин. Бу Аллаһ йорты – шуның бер мисалы да инде.
Әгәр “Ярдәм” мәчете сукырларны тернәкләндерү – Коръән укырга өйрәтү үзәге буларак эшләмәсә һәм әлеге эшчәнлек китапта яктыртылмаса, мөгаен, алда сөйләгәннәр коры сүз булып кына калыр иде. Дәүләтебез һәм хәлле мөселманнар ярдәмендә сафка баскан да инде бу тернәкләндерү үзәге. Сер түгел, әүвәл бу җирдә – Коләхмәтов һәм Серов урамнары кисешкән яланлыкта күп катлы гараж төзергә ниятләгән булганнар. Шушы тирәдә шактый сукыр һәм начар күрүчегә фатир бирелгәнен, аларга килеп-китеп йөрү өчен уңайлы төш булганлыгын төшендергәч, шәһәр хакимияте ризалашкан. Бүген ул бер Татарстан өчен генә түгел, барча Русия төбәкләре өчен үрнәк итеп куярлык тернәкләндерү мәркәзенә әйләнгән. Русиядә генә түгел, хәтта Бельгиядә дә беләләр икән хәзер мондый үзәк барлыгын. Әнә 11 яшьлек чечен малае Имранны әтисе бирегә өч елга Коръән укырга өйрәтергә алып килгән. “Германиядә яшәүче, шулай ук начар күрүче балалары булган мөселман гаиләләре дә сабыйларын бирегә китермәкче”, – дип сөйләделәр мәчеттә. Дин нигезләрен, Коръәнне үзләштерү өстенә, начар күрүчеләр биредә кул эшләренә, ашарга пешерергә дә өйрәнә икән.
Безгә шунсы да гыйбрәтле тоелды: ярдәмлеләр церебраль параличтан җәфаланучы (ДЦП) балаларны да үз канаты астына алган. ДЦПлы балалар өчен биредә төшкә хәтле спорт уеннары, футбол ярышлары оештырылса, төштән соң алар дин нигезләре үзләштерә икән.
Җәмгыятькә хезмәт итүнең – социаль эшчәнлекнең бик күркәм мисалы ул “Ярдәм” мәчете. Мондый Аллаһ йортлары күбрәк булса, һичшиксез, кайнар канлы яшьләребез бермә-бер кимеячәк.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 227, 31.12.2013/)